• "Россиядә эш" порталының электрон адресы www.trudvsem.ru

    "Россиядә эш" порталында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләреннән, эш бирүчеләрдән, шулай ук эш эзләү һәм эш сайлау буенча төрле интернет-ресурслардан вакансияләр җыелган. Эш эзләүчеләр шушы порталга язылып узләренә туры килә торган вакансиялэргә сылтамалар кабул итә ала. Туры килә торган эшне башка чит төбәктән табучыга портал дистанөион рәвештә элемтәгә керу мөмкинлеге бирә. Эш бирүчеләр вакансияләрен урнаштырып кына калмыйча, порталда урнаштырылган резюмеларны карап, персоналны эзләү һәм сайлау эшен мөстәкыйль рәвештә дә башкара алалар. Вакансияләр яки резюме урнаштыру өчен теркәлү узарга кирәк. Порталга керү дәүләт хезмәтләре порталына керә торган мәглүматлар аша да була..

    Эш эзләү һәм сайлаудан тыш, "Россиядә эш" порталында теге яки бу төбәкнең җәлеп итүчәнлеге, торак, хезмәт хакы, бәяләр дәрәҗәсе турында белергә мөмкин.. Моннан тыш, порталда интерактив карта бар, анда сезне кызыксындыручы вакансияләр, шулай ук якын — тирә социаль инфраструктура объектлары-балалар бакчалары, мәктәпләр, медицина учреждениеләре урнашкан урыннарны белү мөмкин. Шулай итеп, портал хезмәт ресурсларының мобильлеген арттыру өчен барлык шартларны да күздә тота. Порталның яңалыгы-аны эзләү системаларына, аерым алганда, "Яндекс" ка бәйләү. "Россиядә эш" инфраструктурасы дәүләт хезмәтләре Порталы белән бәйле. Монда ук Россия Федерациясе субъектларының халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары контактларын табарга мөмкин.

    2