25 декабря 2019 года в Доме Правительства РТ подписано соглашение между Федерацией профсоюзов Республики Татарстан, координационным советом объединений работодателей РТ и кабинетом Министров РТ о минимальной заработной плате в РТ.
В соответствии с федеральным законом о минимальном оплате труда с 1 января 2020 года его размер составит 12 130 рублей – на уровне прожиточного минимума трудоспособного населения за II квартал текущего года.
Республиканским соглашением о проведении социально-экономической политики и развитии социального партнерства на 2019-2020 годы социальными партнерами предлагается принять новое республиканское соглашение о минимальной заработной плате.
Для внебюджетного сектора экономики предлагается установить ее размер на уровне 14 000 рублей, что составит 88,8% от стоимостной величины минимального потребительского бюджета в целом в РТ за 2 квартал этого года (15 772 рубля). Таким образом, с 01.01.2020 года для организаций бюджетного сектора МРОТ устанавливается в размере 12 130 рублей, для внебюджетного сектора 14 000 рублей.
2019 елның 25 декабрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү имзаланды.
2020 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы турында Федераль закон нигезендә аның күләме агымдагы елның II кварталында эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы дәрәҗәсендә 12 130 сум тәшкил итәчәк.
Республиканың 2019-2020 елларга социаль-икътисадый сәясәт үткәрү һәм социаль партнерлыкны үстерү турындагы килешүенә социаль партнерлар тарафыннан минималь хезмәт хакы турында яңа Республика килешүе кабул итү тәкъдим ителә.
Икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен аның күләмен 14 000 сум дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим ителә, бу агымдагы елның 2 кварталында Татарстан Республикасында минималь куллану бюджеты күләменең 88,8% ын тәшкил итәчәк (15 772 сум). Шулай итеп, 2020 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә минималь түләүнең бюджет секторы оешмалары өчен 12 130 сум, бюджеттан тыш сектор өчен 14 000 сум билгеләнә.