Мәшгульлек хезмәте эш бирүчеләргә «Россия эше»порталында вакансияләр булу-булмавы турында мәҗбүри мәгълүмат бирүне искә төшерә. РФнең 19.04.1991 елгы 1032-1 номерлы «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» гы законы оешмаларның эш белән тәэмин итү хезмәтенә ай саен вакансияләр турында мәгълүмат бирү бурычын билгели. Әгәр оешма үзенең вакантлы вазифалары турында мәгълүмат бирү бурычын үтәми икән, компания үзе һәм (яки) аның вазифалы кешесе мәгълүмат бирмәгән өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.7 маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Хокук бозучы компания үзе (бер тапкыр бозган өчен) 3 000 сумнан 5 000 сумга кадәр штраф түләячәк, ә аның вазифаи заты 300 сумнан 500 сумга кадәр