«Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» 19.04.1991 ел, № 1032-1 РФ Законы оешмаларның эш белән тәэмин итү хезмәтенә вакансияләр турында мәгълүматны ай саен тапшыру бурычын билгели. Оешма үзендә булган вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат бирү бурычын үтәмәгән очракта, компания үзе һәм (яки) аның вазыйфаи заты мәгълүматны тапшырмаган өчен РФ КоАП 19.7 ст. нигезендә административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.